Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

"Һөнәрләр илендә"

       Эшче һөнәрләр елы уңаеннан балалар китапханәсендә "Һөнәрләр илендә" дигән китап күргәзмәсе эшли башлады. Һәркемнең күңеле тарткан һөнәре була. Кайсын гына алсак та, аларның һәрберсе җәмгыятебез өчен бик кирәкле һәм бик мөһим. Һәр һөнәр кирәкле, һәр һөнәр җаваплы, һәр һөнәр хезмәткә лаек. Күргәзмә аша укучыларыбыз хезмәт, һөнәрне дөрес сайлау, эшче һөнәрләр турында мәгълүмат алачаклар.