Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

“Бергә булыйк, бердәм булыйк, дуслыкның көче шунда!”

18 апрель көнне балалар китапханәсендә ярдәмче интернат-мәктәп укучыларын  “Бергә булыйк, бердәм булыйк, дуслыкның көче шунда!” дип аталган дуслык сәгатенә чакырдык.

         Әлеге чараның максаты  кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләү.

         Бу дәрестә без укучылар белән,  “Нәрсә ул дуслык?”, “Дуслыкның нинди төрләре була?”, “Төрле милләт кешеләре узара дус була аламы?” дигән сораулар  буенча фикер алыштык. Укучылар дуслык турында, үзләре белгән, татар халкының мәкальләрен һәм әйтемнәрен әйттеләр.

         Әлеге дәрес укучылар өчен бик файдалы булды. Алар үзләре өчен төрле мәгълүмат алдылар.