"Укучының мәдәни көндәлеге"
14 сентябрь көнне барлык китапханәләрдә дә "Башлангыч сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге"н тапшыру чарасы уздырыла. Без шушы уңайдан Яңа Кенәр урта мәктәбенең 2 нче сыйныф укучыларын китапханәбезгә шушы көндәлекләрне тапшырырга чакырдык. Бу көндәлек укучыларга республикабызның тарихи- мәдәни урыннарын һәм мәдәни чаралар белән танышырга ярдәм итәр.
Әлеге чарада "Казанның истәлекле урыннарына сәяхәт" дип аталган презентация күрсәтелде. "Республикам минем Татарстан" дип аталган китап күргәзмәсенә әңгәмә уздырылды.