Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

"Терроризм тормышыбызга аяк чапмасын"

    3 сентябрь илебездә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне булып билгеләп үтелә. Бүгенге көндә җәмгыять алдында яңа проблемалар килеп туды. Алар бөтен илебезгә янаса да, балалар иң яклаучысыз, тәҗрибәсез социаль төркемгә керү сәбәпле террористлар корбаны булырга мөмкиннәр. Шуңа күрә иминлек күнекмәләре булдыру, игътибарлылык, хәвеф-хәтәрләрдән саклана белү инстинкты тәрбияләү максатыннан чыгып укучыларыбыз белән "Терроризм тормышыбызга аяк чапмасын" дип аталган әңгәмә сәгате уздырдык. Укучыларыбызга "терроризм" төшенчәсенең эчтәлеген аңлаттык. Һәрвакыт уяу булырга, таныш булмаган кешеләр белән элемтәгә кермәскә кирәклеген сөйләдек. "Скажем "НЕТ" Терроризму" дип аталган китап күргәзмәсенә әңгәмә ясадык.