"Белем патшабикәсе кайда яши"
Бүген китапханәбездә 1 нче сыйныф укучылары белән белешмәлек сәгате үтте. Укучыларыбызны китапханә һәм андагы кагыйдәләр, китапханәгә килүче газета-журналлар белән таныштырдык. Китапханәгә ничек язылырга, үзлегеннән китап сайларга, ничә көннән кире китерергә икәнлеген аңлаттык. "Китап иле - серле дөнья" дип аталган китап күргәзмәсенә күзәтү ясадык.