Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

“Халкым исән чакта яшәр Тукай, Һәр татарның йөрәк түрендә”

7 апрель көнне, бөек татар шагыйре Г.Тукайның 130 еллыгы уңаеннан, Яңа Кенәр мәдәният йорты сәхнәсендә балалар китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашында

         “Халкым исән чакта яшәр Тукай,

         Һәр татарның йөрәк түрендә”

әдәби – музыкаль кичә уздырылды.

         Кичәнең максаты  Габдулла Тукайны искә алу, туган телебезгә, сөекле шагыйребез  иҗатына мәхәббәт һәм кызыксыну уяту иде.

         Әлеге кичәдә 2 сыйныф укучылары Мухаметшина Лилия, Салихҗанова Сөембикә, Хусаинова Айзилә һәм Хусаинова Зәлинә Г.Тукайның шигырьләрен яттан сөйләделәр. 3 сыйныф укучылары Валиуллина Азалия һәм Исмагилова Әнисә шагыйрьнең “Бала белән күбәләк” шигырен сәнгатьле итеп сөйләделәр. 5 сыйныф укучылары Хусаинов Фәнил, Асхадуллин Рафил һәм Сөнгатуллин Адил “Шүрәле” әкиятеннән өзек сәхнәләштерделәр. Шулай ук кичәдә Ашытбаш мәктәбендә уздырылган шигырь бәйгесендә 2 нче дәрәҗәле дипломга ия булган 6 нчы сыйныф укучы Хакимов Илмир үзе язган шигырен тамашачыларга бүләк итте.

         Кичә җырлар һәм яшьләрнең биюләре белән үрелеп барды.