Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

“Тукай безнең йөрәкләрдә”

Быел сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 130 ел тула. Шул уңайдан безнең китапханәдә  даими рәвештә төрле чаралар үткәрелеп килә. 14 март көнне китапханәдә “Тукай безнең йөрәкләрдә” дип аталган әдәби викторина үткәрелде. Бу чараның максаты тестлар, кызыклы сораулар, табышмаклар формасында, укучыларның, Г.Тукай иҗатының ни дәрәҗәдә үзләштерелүен тикшерү; балаларга гомумкешелек кыйммәтләрен ачу;         аңлап, тиз, сәнгатьле, дөрес уку күнекмәләрен камилләштерү.

         Әлеге кичәдә укучылар, тагын бер кат шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышып үттеләр.  Китапханәдә төзеп куелган “Тукай – рухи кыйблабыз” дип аталган китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.

                Укучылар Г.Тукайның әсәрләренә кагылышлы викторина сорауларына, табышмакларга җавап бирделәр.

         Г. Тукай әсәрләрен укыган саен укыйсы килә. Алар җанны җылыта, күңелне яктырта, туган телгә мәхәббәт тәрбияли.