Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

“Җырдай моңлы туган телем”

Балалар китапханәсендә 21 февраль – халыкара туган тел көне уңаеннан  19 февраль көнне “Җырдай моңлы туган телем”  дип аталган поэзия сәгате үткәрелде. Кичәдә 2 сыйныф укучылары катнашты.

          Балалар бу кичәдә телебезнең байлыгын, кыйммәтен, матурлыгын, сүзләргә бай булуын белделәр. Туган тел  турында  әйтемнәр, мәкальләр табышмаклар әйтелде. Шигырьләр сөйләнде. Шулай ук укучыларга Туган тел көненә багышланган презентация күрсәтелде. Китапханәдә төзеп куелган “Сөйләшәбез туган телләрдә” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә обзор ясалды. Бу кичә балаларга бик ошады. Укучылар үзләренә бик күп  файдалы  мәгълүматлар алып киттеләр.

         Барысы 17 укучы катнашты.