Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Юл тозаклары»

Бүгенге көндә балаларның юлларда иминлеге җитди проблема булып тора. Юл хәрәкәтнең барлык катнашучылары арасында балалар иң дисциплинасыз җәяүлеләр булып тора. Ел саен юлларда һәм урамнарда бик күп юл-транспорт һәлакәтләре була, нәтиҗәдә балалар һәлак була һәм имгәнә.

         7 июнь көнне китапханәдә балаларда гражданлык җаваплылыгын һәм юлларда үз-үзеңне тоту культурасын формалаштыру максатыннан «Юл тозаклары» дип исемләнгән профилактик әңгәмә уздырылды.

         Балалар юл хәрәкәтен оештыру, юл аркылы чыкканда куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштылар.

         Юл куркынычсызлыгы турындагы видеороликларны карагач, безнең илдә транспорт уң яктан яки бер юнәлештә хәрәкәт итә икәнен белделәр. Һәркемнең үз иминлеге өчен җаваплы булуы, юлларда яшьтәшләре арасында куркынычсыз тәртип пропагандасы алып барырга тиешлеге ачыкланды.