Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Һәрчак булсын балачак»

1 июнь көнне китапханәчеләр урта мәктәп белән берлектә «Һәрчак булсын балачак» дип исемләнгән күңел ачу-уен программасын үткәрделәр.  Балалар җәйнең беренче көнен бик күңелле итеп каршы алдылар. Күңелле музыкага багышланган чара барышында барлык балалар да уеннарда һәм эстафеталарда актив катнаштылар, кызыклы табышмаклар чиштеләр. Әдәби персонажлар турында әкият викторинасы кызыклы үтте. Чарага балалар китапларыннан күргәзмә төзеп куелды. Китапханәче һәр укучыга каникул вакытында китапханәгә йөрүләрен искәртте. Чөнки җәй уку өчен искиткеч вакыт. Һәркемгә дә җәйге каникулларны күңелле һәм актив үткәрүләрен теләдек.