Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Игътибар! Көнүзәк. Кызыклы»

20 май көнне китапханәбездә «Игътибар! Көнүзәк. Кызыклы» дип исемләнгән вакытлы матбугат көне узды. Вакытлы матбугат көне үткәрүнең төп максаты – балаларны вакытлы басмаларны укырга җәлеп итү. Китапханәче катнашучыларны вакытлы матбугат, газета, журнал төшенчәләре белән таныштырды. Хәзерге матбугат җәмгыять тормышында мөһим роль уйный. Газета һәм журналлар укучыларга тирә-юньдә булган һәрнәрсә турында оператив һәм ышанычлы мәгълүмат биреп бара, иң кызыклы вакыйгаларны, фактларны яктырта, кызыксындырган сорауларга җавап бирә. Балалар вакытлы матбугат тарихыннан кызыклы фактлар белән таныштылар, күп еллар элек кешеләрнең мәгълүматны ерак араларга ничек тапшыруларын күз алдына китерергә тырыштылар. Укучылар журналларының күп кенә яңа исемнәрен презентация вакытында белделәр, шулай ук аларда нинди кызыклы һәм танып белү материаллары барлыгын күрделәр.

Китап укучылар «Күңелле дәресләр», «ПониМашка», «Кечкенә академиклар», «Сабантуй»да табышмакларга җаваплар һәм шигырьләр эзләделәр. Журналны алып, анда өстәл уены-сәяхәт табсаң, дусларың белән бергә космоста да, диңгез сәяхәтендә дә, ерак илләрдә дә булырга, дусларыңны бәладән коткарырга, матур чәчәкләр җыярга һәм буш вакытыңны файдалы итеп үткәрергә мөмкин.