Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

"Китапны гаилә эченә алыгыз"

Гаилә тормышыбызда һәрберебез өчен иң мөһим нәрсә. Гаилә ул - якын һәм туган кешеләр, без яраткан, үрнәк алган, кайгырткан, игелек һәм бәхет теләгән кешеләр. Нәкъ менә гаиләдә без мәхәббәт, җаваплылык, кайгыртучанлык һәм хөрмәткә өйрәнәбез.

15 май көнне китапханәдә гаилә көненә багышланган әдәби мозаика уздырдык.

Китапханәче балаларны гаилә булат орган хәлләр, традицияләргә тугрылык һәм кайвакыт хәтта иң өметсез ситуациядә дә чыгу юлын таба белү төп сюжеты булган әдәби әсәрләр белән таныштырды. Балалар әти-әниләренә өйдә ничек ярдәм итүләре белән уртаклаштылар. Бу бик мөһим, чөнки гаилә-ул хезмәт тә, таяныч та, мәхәббәт тә, дуслык та, якын кешеләр турында кайгырту да.

Кечкенә укучылар табышмакларны чиштеләр, «Кем ул?», «Әкияти гаиләләр» дигән дидактик уеннар уйнадылар.