Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Без хәтерлибез, без беләбез, без хөрмәт итәбез»

Бөек Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итү хөрмәтенә 8 май көнне «Без хәтерлибез, без беләбез, без хөрмәт итәбез» дип исемләнгән истәлек дәресе уздырылды. Бу бәйрәм батырлык кылган кешеләргә хөрмәт йөзеннән үткәрелә.

Китапханәче сугышның беренче көннәре, Брестны саклаучыларның куркусызлыгы, блокадалы Ленинградның 900 көне, Сталинград һәм Курск сугышлары геройларының батырлыгы, Берлинны штурмлау, Җиңү көне илнең барлык кешеләре өчен изге көн булганлыгы һәм шулай булып калачагы турында сөйләде. Истәлек дәресендә балалар Бөек Ватан сугышы турында китаплар белән таныштылар.

Дәрес бер минут тынлык белән тәмамланды.