Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Габдулла Тукайның шигырьләр һәм әкиятләр дөньясында»

26 апрель көнне, Г.Тукайның  тууына 138 ел тулу уңаеннан, балалар бакчасында «Габдулла Тукайның шигырьләр һәм әкиятләр дөньясында» дип исемләнгән әдәби сәгать булып узды. Кичәнең максаты татар халкының бөек шагыйре Г. Тукайның тормышы һәм иҗаты белән таныштыру, балаларда аның иҗаты, шигырләре, әкиятләре аша туган телгә кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләү иде.

         Без балаларны шагыйрьнең биографиясе һәм иҗаты белән таныштырдыкр.  Шулай ук очрашу барышында укучылар шагыйрьнең әкиятләре һәм шигырьләре буенча табышмакларга җавап бирделәр, үзләре өйрәнгән шигырьләрне сөйләделәр.