Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Китаплы гаилә - гыйлемле гаилә»

 

 

 

2024 ел Россиядә Гаилә елы уңаеннан Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы «Китаплы гаилә - гыйлемле гаилә» дип исемләнгән районкүләм иҗади бәйге игълан итте. 12 апрель көнне, бездә Яңа Кенәр авылында бәйгенең чираттагы туры уздырылды. Анда сигез авыл китапханәсе әзерләгән гаиләләр катнашты. Безнең китапханә данын Гайнуллиннар гаиләсе яклады.

Иҗади бәйге дүрт номинациядән торды. «Тарихлы гаилә» номинациясендә үз гаиләләре, гаиләдә китапның урыны, китап белән бәйле истәлекләр белән Гайнуллина Алсу уртаклашты. «Иҗади гаилә» номинациясендә Гайнуллина Зөбәрҗәт Рушания Ахмадуллинаның «Минем гаиләм» шигырен тәкъдим итте. «Китаплы гаилә» номинациясендә гаиләдә яратып укыла торган «Гаилә учагы» журналына Гайнуллина Алсу реклама ясады.

Дүртенче «Гыйлемле гаилә» номинациясендә гаиләләр хөкемдарлар тарафыннан бирелгән сорауларга җавап бирделәр.

Гайнуллиннар гаиләсе «Китаплы гаилә» номинациясендә җиңү яулады.

Бу бәйгегә һәр гаилә иҗади яктан килеп үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.