Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Йолдызларга таба алга»

12 апрель көнне, китапханәбездә, 1-3 сыйныф укучылары өчен космонавтика көненә багышланган «Йолдызларга таба алга» дип исемләнгән космик сәяхәт узды. Балалар йолдызлар һәм планеталарның серле дөньясына чумдылар, космонавтика үсеше тарихы белән таныштылар. 1961 елның 12 апрелендә дөньяда беренче тапкыр “Восток” космик корабында планетаның беренче космонавты оча. Ул Советлар Союзы гражданы Юрий Алексеевич Гагарин була. Чараны алып баручының хикәясе космос турында интерактив презентация белән тулыландырылды.

         Яшь сәяхәтчеләр игътибарына «Галәм киңлекләренә юл» дип аталган китап күргәзмәсе тәкъдим ителде, анда балалар космос темасына энциклопедияләр, әдәби һәм фәнни-популяр китаплар белән танышалар.

         Аннары укучылар виртуаль космик сәяхәткә киттеләр. Төрле планеталарда булдылар, анда космос темасына табышмаклар чиштеләр, космос турында мозаика җыйдылар. Сәяхәт К.Булычевның «Алиса сәяхәте» китабы буенча «Өченче планета сере» фәнни-фантастик мультфильмын карау белән тәмамланды.