Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Сәламәтлек белән шаярма, аны балачактан сакла!»

8 апрельдә китапханәбездә «Сәламәтлек белән шаярма, аны балачактан сакла!» дип исемләнгән китапханә дәресе узды. Шул ук исемдәге презентацияне кулланып, балалар сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләре, кояш ванналарын дөрес кабул итү, һава һәм су белән чыныгу турында белделәр. Шулай ук укучыларга витаминнар турында презентация тәкъдим ителде. Алар сәламәт яшәү рәвеше һәм туклану турында табышмаклар-рифмалар чиштеләр, укучылар  көн режимы турында сөйләштеләр.  Сәламәтлек серләре ачылды. Аннары китапханәче, үз шигырьләрендә балаларны үз сәламәтлекләре турында кайгыртырга өйрәтүче шагыйрьләр турында сөйләде: бу В.В. Маяковский «Нәрсә ул яхшы, нәрсә ул начар? » , К.И. Чуковский «Мойдодыр», «Федорино горе». Чарага «Сәламәтлек  иленә сәяхәт» дигән китап күргәзмәсе оештырылды.