Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Мин китаплар дусты»

2 апрель көнне,  Яңа Кенәр сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәбе укучылар катнашында, китапханәдә «Мин китаплар дусты» дигән мәгълүмат көне узды. Китапханәче укучыларга бәйрәмнең барлыкка килү тарихын сөйләде, һәр кеше өчен китапның гомер буе ышанычлы дус һәм алыштыргысыз ярдәмче булуы турында сөйләштеләр.

Балаларның зур игътибарын китап күргәзмәсе җәлеп итте. Алар китапларны, журналларны һәм энциклопедияләрне зур кызыксыну белән карадылар. Укучылар  кызыксынып сораулар бирделәр, яраткан авторлары һәм әсәрләре турында сөйләделәр. Аннары яшь укучылар «Әкият викторинасы» сорауларына җавап бирделәр, китаплар һәм уку турында табышмаклар чиштеләр, «Уйлап тап» һәм «Әкият чуалышы» конкурсларында катнаштылар, китап турында мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Барлык катнашучылар да биремнәрне үтәделәр, актив, кызыксынучан булдылар. 

Мәгълүмат көне балалар өчен тылсымлы һәм кызыклы дөнья ачылышы булды, анда алар онытылмаслык уңай тәэсирләр алдылар.