Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Хокук белгече иленә сәяхәт»

26 март көнне китапханәбездә «Хокук белгече иленә сәяхәт» дип исемләнгән китапханә дәресе узды. Китапханәче укучыларны бала хокуклары турында Конвенциядә язылган төп хокуклар һәм ирекләр белән таныштырды.

         Яхшы таныш әдәби әсәрләр – әкиятләр мисалында, балалар яраткан әкият геройларын искә төшерделәр һәм әкият геройларының шәхси кагылгысызлыкка, тормышка һәм иреккә хокуклары бозылган хәлләрне анализладылар. Мәсәлән, «Кызыл калфак», «Бүре һәм җиде кәҗә баласы» -  яшәү хокукы, «Буратино» - белем алу хокукы, «Куян өе» - торакның кагылгысызлык хокукы, «Көлсылу» - ял итү хокукы, «Доктор Айболит» медицина ярдәме алу хокукы. Яшь китап укучылар үзләрен юристлар ролендә тәкъдим иттеләр һәм теге яки бу әдәби геройга киңәш бирделәр.

         Шулай ук китапханәче балаларга аларның хокуклары гына түгел, бурычлары да барлыгын искәртте. Чара бу темага әзерләнгән презентация белән үрелеп барды.