Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Нәүрүз – яз бәйрәме»

22 март көнне мәдәният йорты каршында «Нәүрүз – яз бәйрәме» дип исемләнгән фольклор бәйрәме узды. Чарага урта мәктәп укучылары, шулай ук авыл халкы чакырылган иде. Бәйрәм балаларны татар халкының милли мәдәнияте һәм гореф-гадәтләренә җәлеп итү максатыннан үткәрелде. Балалар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, халык традицияләре һәм гореф-гадәтләре, бу бәйрәмгә әзерләнә торган милли ризыклар белән таныштылар.

         Традиция буенча, бу көнне кешеләр күңел ачалар, шатланалар, сыйлар әзерлиләр, кунакка йөриләр. Нәүрүзбикә һәм Кыш бабай катнашындагы  театральләштерелгән тамаша беркемне дә битараф калдырмады. Чарада катнашучылар алар белән бергә җырлар җырладылар, биеделәр, халык уеннары уйнадылар, яз турында табышмаклар чиштеләр. 

         «Нәүрүз-бәйрәм»  - тынычлык һәм игелек, кунакчыллык һәм муллык бәйрәме. Бөтен җирдә тынычлык булсын иде.