Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Дөньяда бердәнбер әнигә»

8 Март - балалар бакчасында, ул язның килүен символлаштыра торган бәйрәм. Бу Халыкара хатын-кызлар көне, наз, мәхәббәт һәм матурлык бәйрәме. Бу көнне һәркем яраткан әбиләрен, әниләрен һәм апаларын котлый. Балалар бу көнне аларны сөендерер өчен түземсезлек белән көттеләр.

                7 март көнне, язның беренче бәйрәме алдыннан, балалар бакчасында «Дөньяда бердәнбер әнигә» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Бу көнне балалар әниләрен һәм әбиләрен гаҗәпләндерергә Һәм сөендерергә тырыштылар, алар өчен бәйрәм концерты әзерләделәр. Чөнки балалар бакчасында бәйрәмдә чыгыш ясау – әниләр өчен үз балаларыннан ала алган иң яхшы бүләк.  Күңелгә үтеп керерлек шигырьләре һәм җырлары, дәртле уеннары, мавыктыргыч биюләре белән балалар әниләренә һәм әбиләренә булган мәхәббәтләрен чын күңелдән күрсәттеләр. Балалар белән бергә бәйрәмдә әкият геройлары да күңел ачты. Ахырдан катнашучылар якыннарына үз куллары белән ясалган бүләкләр тапшырдылар.

         Балалар да, бәйрәм кунаклары да яхшы кәеф алдылар, ә балалар елмаюлары безнең әниләрне һәм әбиләрне сөендерделәр.