Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Тәмәке – синең дошманың»

Хәзерге вакытта тәмәке тарту илебезнең массакүләм эпидемиясенә әверелде, ул ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында гына түгел, ә яшүсмерләр арасында да таралды, бу гражданнарның сәламәтлегенә җитди куркыныч тудыра.

         1 март көнне китапханәбездә асоциаль күренешләрне профилактикалауга юнәлдерелгән «Тәмәке – синең дошманың» дип исемләнгән профилактик әңгәмә узды.

         Китапханәчеләр укучыларны тәмәке һәм тәмәке барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар, дөньяда кешеләрнең бу зарарлы гадәттән күпме газап чигүләре һәм һәлак булулары турында хәбәр иттеләр.

         Тәмәке тарту белән бәйле проблемалар буенча мәгълүматлылык дәрәҗәсен арттыру максатыннан, укучыларга тәмәкенең һәлакәтле үзлекләре турында презентация күрсәтелде. Балалар тәмәкенең кеше организмына кире кайтарылмаслык зыян салуы турында видеофильм карадылар, Начар гадәттән үлүчеләр статистикасы белән таныштылар. Тәмәке кулланганда нинди авырулар барлыкка килүен белделәр. Сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк дигән нәтиҗә ясап, әңгәмәгә йомгак ясадык.