Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Мин – китап укучы»

29 февраль көнне, 8-9 сыйныф укучылары өчен, китапханәбездә «Мин – китап укучы» дип аталган китапханә дәресе үтте. Безнең дәрес уку культурасына багышланды һәм ул «Кем ул китап укучы?» дигән сорау белән башланды. Бу терминның икеләтә мәгънәсе бар: ул китаплар һәм китап укуны яратучы кеше һәм китапханәгә йөрүче кеше.  Ә «Ни өчен кешеләр китаплар укый?» дигән сорауга укучылар аңлы, кызыклы җаваплар бирделәр: үз-үзеңне укыту, рухи үсеш, үз-үзеңне камилләштерү өчен.

         Балалар китапның роле һәм файдасы, мәгълүмат чыганаклары турында белем һәм күнекмәләр алдылар. Китапханәдән файдалану кагыйдәләрен, китаплар белән эш итү кагыйдәләрен, китапханәдә ориентлашу күнекмәләрен белделәр. Укучыларның китапка, китапханәгә һәм Интернетка мөнәсәбәтенә кагылышлы «Мин, китап һәм интернет» дигән анкета сорауларына җавап бирделәр.