Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Тел – мәдәният көзгесе»

21 февраль көнне китапханәбездә Халыкара туган тел көненә багышланган, урта мәктәп укучылары өчен, «Тел – мәдәният көзгесе» дип исемләнгән әдәби – уен программасы узды.

         Чара башында без балаларны бәйрәм тарихы, туган телгә дә, башка телләргә дә сакчыл мөнәсәбәт, туган телләре, халкы, мәдәнияте өчен горурлык, аның чисталыгын бозудан, әдәпсез сүзләр белән пычранудан саклау зарурлыгы белән таныштырдык.

         Аннары балалар ике командага бүленеп төрле станцияләрдә ярыштылар:

         1 станция «Син беләсеңме?» дип аталды. Монда сүзне шаярту характеристикасы буенча фаразларга кирәк иде.

         2 станция «Онытылган сүзләр колориты». Анда искергән сүзләрнең мәгънәләрен аңлатырга кирәк иде.

         3 станция «Тиз җавап. Фразеологизмнар», анда балалар фразеологизмнарның мәгънәләрен аңлаттылар.

         4 станция «Грамматик арифметика», мисалларны чишү.

         5 «Грамотеи» станциясе. Балаларга табышмакларны чишәргә тәкъдим ителде. Табылган хәрефләрдән сүзләр төзергә.

         6 «Ребусовлар тыкрыгы» станциясе. Ребуслар чиштеләр.

         Чарага «Туган телем –тылсымлы тән, җанга рәхәт, ягымлы тән...» дигән китап күргәзмәсе оештырылды.