Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Ушедшие в вечность солдаты России»

15 февральдә Россиядә Әфганстаннан совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын чыгаруның 35 еллыгы билгеләп үтелде. 2011 елдан бу көн Россия Федерациясендә Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән Россиялеләрне искә алу көне буларак билгеләп үтелә.

15 февраль көнне безнең авылда Әфганстаннан Совет гаскәрләрен чыгару көненә багышланган патриотик – бәйрәм кичәсе үткәрелде. Бәйрәм чарасы «Сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучылар» истәлегенә төзелгән һәйкәлгә чәчәкләр кую белән башланып китте. Мәдәният йорты фойесында урта мәктәп укучылары өчен шахмат, өлкәннәр арасында шашка ярышы узды. Чара урта мәктәп укучылары һәм авыл үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән концерт белән тәмамланды.

Мондый чаралар үсеп килүче буынга патриотизмны аңлауда тагын бер адым ясарга, гражданлык традицияләре варислары булып торулары турында уйланырга ярдәм итә, чөнки үз геройларын онытмаган халык үлемсез.