Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Серле челтәр»

13 февраль көнне китапханәдә «Серле челтәр» дип исемләнгән китапханә дәресе узды. Интернет безнең тормышыбызның аерылгысыз өлешенә әверелде. Ләкин глобаль челтәрдәге куркынычсызлык барлык олыларга да, балаларга да кагыла. Интернетта куркынычсызлыкны тәэмин итү – хәзерге заманның һәм прогрессның иң актуаль таләпләренең берсе.

         Әлеге чарада балалар Интернетта куркынычсызлык кагыйдәләрен, Бөтендөнья челтәрендә нинди куркынычлар көтелүен һәм алардан ничек сакланырга икәнлеген белделәр. Чара барышында балалар «Нәрсә ул Интернет?» һәм «Интернетта сак булыгыз» дигән видеороликлар карадылар.

         Укучыларга кайбер файдалы һәм куркынычсыз сайтлар турында мәгълүмат бирелде. Шулай ук «Сайты классные и безопасные» буклетлары тапшырылды.

         Аннары балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, ребусларны чиштеләр һәм күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар белән таныштылар.