Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

“Бала җанлы акыл иясе”

11 февраль көнне язучы В.В. Бианканың тууына 130 ел тулуга багышланган әдәби сәяхәт узды.

Чара башында китапханәче балаларны язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштырды.  Балалар урманның искиткеч дөньясына мавыктыргыч сәяхәт ясадылар, Виталий Бианкины табигат белән аның әтисе таныштыруын белделәр. Ул улын үзе белән урманга алып бара торган булган. Әтисе аңа һәр үләннең, һәр кошның һәм хайванның исемен атаган. Ул аны кошларны очуыннан, хайванны эз буенча танырга өйрәткән һәм иң мөһиме улын үз күзәтүләрен язарга өйрәткән.

Шулай ук укучылар Бианки геройлары хайваннар, кошлар, бөҗәкләр генә түгел, ә аларның дуслары – балалар да икәнен белделәр. «Эзләр буенча» хикәясендәге тапкыр Егорка төнлә урманда аны бүреләр чолгап алган вакытта да каушап калмаган. Ә беренче сыйныф укучысы Майка хәтта чын урман әкиятендә («Зимнее летечко») була алган.

Аннары укучылар «Кошлар галереясе» слайд - викторинасы сорауларына җавап бирделәр, анда фотодан кошны танырга белергә кирәк иде. Ә «Кем бу?» конкурсында авторның геройны тасвирлаган әсәреннән өзек укылып, балаларга кайсы герой һәм нинди әсәрдән икәнлеген атарга кирәк иде.

Бу язучының искиткеч әсәрләре туган табигать белән танышырга, кошлар һәм хайваннар, ау һәм урман турында күбрәк белергә мөмкинлек бирә, туган табигатькә сакчыл карарга, барлык тереклекне яратырга һәм сакларга өйрәтә.