Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Тылсымлы хикәяләр остасы»

6 февраль көнне, балалар язучысы Роза Хафизованың тууына 95 ел тулу уңаеннан, китапханәбездә «Тылсымлы хикәяләр остасы» дип исемләнгән әдәби кунакханә узды. Бу көнне без урта мәктәп укучыларын балалар язучысының биографиясе һәм иҗаты белән таныштырдык.

Еш кына Р.Хафизова әсәрләренең төп геройлары кошлар һәм хайваннар була. Р. Хафизова әсәрләрен укыганда, табигатькә дустанә карарга, аның вәкилләренә ярдәм итәргә кирәк дигән фикергә киләсең. Ул шулай ук тәрҗемә эшчәнлеге белән дә шөгыльләнгән. Р. Хафизова әсәрләре казах, үзбәк, украин һәм башка телләргә тәрҗемә ителгән. Балалар белән язучының кайбер әкиятләрен укып, аларны анализладык.

Чарага «Курай моңлы әкиятче апа» дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды.