Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Гаилә традицияләре»

26 гыйнвар көнне, Гаилә елы кысаларында, башлангыч сыйныф укучылары белән «Гаилә традицияләре» дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрелде. Гаилә традицияләре – буыннан-буынга сакланып килүче аерым бер гаилә эчендә барлыкка килгән билгеле бер тәртип, үз-үзеңне тоту әдәбе, гореф-гадәтләр һәм күзаллаулар ул.

         Берәүләр өчен ул кичләрен бергәләшеп китап уку булса, икенчеләре өчен өстәл уеннары уйнау, өченчеләргә – гаилә белән спорт ярышларында катнашу.

         Дәрес китапханәченең «Нәрсә ул гаилә?» дигән сорауларына укучыларның җаваплары белән башланды. Чара барышында гаилә традицияләре турында сөйләштеләр. Балалар үз гаиләләренең гореф-гадәтләре турында сөйләделәр, гаилә турында әкиятләр һәм мәкальләрне искә төшерделәр.