Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Урал әкиятчесе»

Рус язучысы П.П. Бажовның тууына 145 ел тулу уңаеннан китапханәдә «Урал әкиятчесе» дип исемләнгән әдәби танышу сәгате узды. Балалар өчен «Акыллы Урал әкиятчесе» дип аталган слайд-презентациясе әзерләнде, ул укучыларны язучының биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды, П.П.Бажовның биографиясеннән кызыклы фактлар турында сөйләде.

         Шулай ук балаларга «Әкиятне танып бел!» слайд-викторинасы тәкъдим ителде, анда укучылар яраткан әкиятләрен атадылар. Табышмакларны чиштеләр, «Малахит тартмасы», «Көмеш тояк» әкиятләре буенча викторина сорауларына җавап бирделәр.

         Чараның нәтиҗәсе булып «И каждый сказ – уральский самоцвет» кроссворды булды, ул балаларны тагын бер тапкыр искиткеч әкиятче әсәрләре атмосферасына чумарга мәҗбүр итте.

         Әдәби сәгать ахырында укучылар «Алтын чәч» мультфильмын карадылар һәм «Урал таулары әкиятчесе» китап күргәзмәсе белән таныштылар.