Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Салтыков-Щедринның хәрби сатирасы»

15 гыйнвар көнне «Салтыков-Щедринның хәрби сатирасы» дип исемләнгән әдәби медиа-экскурсы узды. Укучылар аның тормыш юлы, биографиясендәге кызыклы фактлар белән таныштылар. Аннары китапханәче китап күргәзмәсенә күзәтү ясады, андагы китаплар турында сөйләштеләр. Михаил Евграфович Салтыков-Щедринга рус әдәбиятында аерым урын бирелгән, чөнки бер язучы да үз әсәрләрендә Россия чынбарлыгын шулкадәр төгәл һәм аяусыз тәнкыйтьләми. Ике гасыр элек иҗат итсә дә, аның сюжетлары Россиядә булган хәзерге хәлләргә бик охшаш. Укучылар белән аның әсәрләрендәге геройлар турында фикер алыштылар, алар хәзерге дөньяны төгәл сурәтли, язучы киләчәккә күз салган һәм безнең турында язган кебек тоела.

         «Әкият битләре буенча» викторинасын уйнадык һәм Михаил Евграфовичның танылган әкиятләрен искә төшердек, «Рәссам» конкурсында нинди әкияткә иллюстрация ясалганын билгеләдек.     

Чара ахырында М.Е.Салтыков-Щедрин турында документаль фильм һәм «Премудрый пискарь» мультфильмын карадылар.