Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Яшь уйлап табучылар»

17 нче гыйнвар дөнья күләмендә Балалар уйлап табулары көне буларак билгеләп үтелә.

Су чаңгыларын, мехлы «колак»-наушникларны, җиләк-җимештән ясалган туңдырмаларны нинди уртак үзенчәлек берләштерә дип уйлыйсыз? Хикмәт шунда — аларның барысын да балалар уйлап тапкан икән.

Бу бәйрәм танылган шәхес, Америка галиме, сәясәтчесе Бенджамин Франклинның туган көненә туры китереп үткәрелә башлаган, ул үзенең беренче уйлап табуын 12 яшендә патентлаган.

17 гыйнвар көнне китапханәбезнең уку залында 4 сыйныф укучылары өчен «Яшь уйлап табучылар» дип исемләнгән мәгълүмати-танып белү сәгате узды, аның барышында китапханәче яшь укучыларны иң танылган балалар уйлап табулары белән таныштырды. Балалар яшь уйлап табучылар уйлап чыгарган әйберләр турында табышмаклар чиштеләр; үзләренең фантазияләрен һәм  уйлап табу вариантларын тәкъдим иттеләр, укучылар фикеренчә, алар кирәкле, мөһим булачак һәм җәмгыять өчен файда китерә алачак. Чара ахырында балалар «Яшь уйлап табучылар» видеопрезентациясен карадылар.