Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Әдәпле булу – рәхмәт әйтү»

11 гыйнвар көнне «Әдәпле булу – рәхмәт әйтү» дип исемләнгән китапханә дәресе үтте. Чара Бөтендөнья «Рәхмәт» көненә багышланган иде.

         Балалар «этикет» төшенчәсе үз эченә нәрсә алганын һәм аның вакыт узу белән нинди үсеш алганын белделәр.

         Укучылар «Әдәпле сүзләр сүзлеге» дигән шигъри уенда катнаштылар, бергәләп фольклорда чагылыш тапкан мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Шулай ук сөйләм этикеты турында, үз-үзеңне тоту культурасының бер өлеше булганын белделәр. Өстәл артында, кунакта, мәктәптә үз-үзеңне тоту культурасы белән бәйле хәлләрне бергәләп тикшерделәр. «Заманча этикет» уенында хөрмәт итүгә багышланган сорауларга җавап бирделәр. С.Маршакның «Угомон» һәм М. Карапузовның «Очень вежливый индюк» шигырен укып фикер алыштылар.

         Балалар игътибарына тәртип кагыйдәләре турында китаплар тәкъдим ителде.