Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Мультфильмнарның могҗизалы дөньясы»

9 гыйнвар көнне китапханәбездә балалар өчен «Мультфильмнарның могҗизалы дөньясы» дип исемләнгән кинокалейдоскоп узды. Балалар Россия мультипликациясе дөньясына мавыктыргыч сәяхәт кылдылар, аның тарихыннан кызыклы фактларны белделәр. Сәяхәт барышында укучылар төрле станцияләрдә биремнәрне үтәделәр: «Дружная», «Загадкино», «Всезнайкино», «Фразейкино» и «Узнавайкино». Балалар мультгеройларны тавыштан танырга, табышмакларны чишәргә, әкият викторинасы сорауларына җавап бирергә, «канатлы» сүзләрне искә төшерергә тиеш булдылар.

         Чарага «Кино китаптан башлана!» дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды..

         Ахырдан балалар «Простоквашинодан өч кеше» мультфильмын карадылар.