Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Яңа ел әкияте»

Яңа ел яңа өмет, шатлык, яңа бәхет алып килә дип, 6 гыйнвар көнне мәдәният йорты фойесында «Яңа ел әкияте» дип исемләнгән балалар өчен Яңа ел бәйрәме оештырылды.

Матур бизәлгән чыршы, Кыш Бабай, Кар кызы һәм төрле әкият геройлары балаларны каршы алдылар. Бәйрәмнең башыннан ук чыршы янында яңа ел җырлары җырлап әйләнделәр, төрле конкурсларда катнаштылар, биеделәр.  Балалар Кыш бабайга өйрәнеп килгән шигырьләрен сөйләделәр. Төрле төстәге, ялтырап торган гирляндалар һәм якты бизәкле чыршы балаларга могҗиза хисе китерде.

Бәйрәм ахырында оттырышсыз лотерея уены уйнатылды. Бәйрәм балаларга бары тик уңай эмоцияләр генә бүләк итте.