Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Сәламәтлек дошманнары»

22 декабрь көнне китапханәбездә «Сәламәтлек дошманнары» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмә начар гадәтләрне профилактикалауга юнәлдерелгән, анда тәкъдим ителгән китаплар һәм журналлар сәламәтлекләренә битараф булмаган һәркемгә файдалы булды.

         Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китапларда язылган тәҗрибәле белгечләрнең киңәшләре кешеләргә теге яки бу бәйлелектән котылырга, физик һәм психик сәламәтлекне сакларга ярдәм итәчәк. Шулай ук китап күргәзмәсе янында балалар белән кеше сәламәтлегенә зарарлы гадәтләрнең тискәре йогынтысы турында әңгәмә узды. Әңгәмәдә катнашучылар файдалы гадәтләр һәм сәламәтлек өчен иң куркыныч зарарлылары – тәмәке тарту, алкоголь, наркомания һәм токсикомания турында искә төшерделәр. Укучылар сөйләшүгә кушылдылар, начар гадәтләрнең кеше сәламәтлегенә һәм тәртибенә ничек тәэсир итүе, тормышларын алкоголь һәм башка психотроп матдәләр куллану белән бәйләргә кирәкме-юкмы икәнлеге турында тормыштан мисаллар китерделәр.

         Экспозициядә китапханә фондында булган сәламәтлек һәм сәламәт яшәү рәвеше турында барлык китаплар тәкъдим ителде.