Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Конституция белән дус булу – закон буенча яшәү дигән сүз»

12 декабрьдә, китапханәбездә «Конституция белән дус булу – закон буенча яшәү дигән сүз» дип исемләнгән гражданлык дәресе үткәрелде. Китапханәче укучыларны Конституциябезнең барлыкка килү тарихы, шулай ук Россия Дәүләт флагы, гербы һәм гимнының төп символларның килеп чыгышы тарихы белән таныштырды. Аннары «Россия Конституциясе – дәүләтнең төп законы» дип аталган тематик видео – презентациясен карадылар, анда балалар кешенең нинди хокуклары һәм бурычлары барлыгын белделәр.  Шулай ук чара барышында укучылар «Баланың хокуклары һәм бурычлары» викторинасында, «ӘЙЕ! ЮК!», «Син дәүләт бәйрәмнәрен беләсеңме?» конкурсында, шулай ук Конституцияне әкиятләргә кулланырга тырыштылар, анда балаларга әкият геройларының нинди хокукы бозылганы турында уйларга кирәк иде.

         Чараны «12 декабрь – Россия Федерациясе Конституциясе көне» дигән  мәгълүмати китап күргәзмәсе тулыландырды.