Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Книжное царство – мудрое государство»

28 ноябрь көнне безнең китапханәдә библиография көне узды. Чара китапханәченең каталогның барлыкка килү тарихы турында сөйләве белән башланды.

Балалар «каталог» сүзе безгә Грециядән килгәнен, ә карточкаларның иң беренче прообразлары – балчык такталар безгә патша Ашшурбанипал китапханәсеннән килгәнен белделәр. Китапханәчеләр балаларга алфавит каталогы белән ничек эшләргә кирәклеген күрсәттеләр һәм аңлаттылар, ә аннан соң укучылар үзләре каталог карточкалары белән эшләп карадылар.

Балалар энциклопедияләр, белешмәләр сүзлекләре барлыкка килү тарихы белән таныштыручы «Энциклопедияләр тарихы» дигән презентация карадылар һәм белешмә әдәбият турында күп кызыклы нәрсәләр белделәр. Һәрбер кешегә кирәкле сүзлекләргә зур игътибар бирелде. Бу аңлатмалы сүзлекләр, орфографик, фразеологик, һәм чит ил сүзләре сүзлекләре. Алар барысы да укучыларга тәкъдим ителде, һәм балалар хәтта алар белән эшләп карадылар, гамәли биремнәрне үтәделәр, сүзнең мәгънәсен яки аның дөрес язылуын таптылар.

Чара ахырында китапханәче «Һәркемгә ярдәм итәчәк китаплар» дигән китап күргәзмәсе янында библиографик күзәтү үткәрде.