Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Балаларга мәхәббәт белән тулы күңел»

20 ноябрь көнне, татар халык шагыйре Шәүкәт Галиевның тууына 95 ел тулу уңаеннан, урта сыйныф укучылары өчен безнең китапханәдә «Балаларга мәхәббәт белән тулы күңел» дип исемләнгән әдәби мәйданчык узды. Очрашу барышында китапханәче балаларны шагыйрьнең биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды. Укучылар язучының кызыклы шигырьләре, табышмаклары аша күңелле дөньяга чумдылар.

         Шагыйрьнең «Җәйге урман», «Чәчәкләр бар бакчада», «Туңдырма» һ.б. гыйбрәтле һәм кызыклы шигырьләре яңгырады. Укучылар өчен «Шул илнең син - нәкъ Тукае сыман» дигән тематик күргәзмә оештырылды, анда алар шагыйрьнең китаплары белән таныша алдылар.