Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«С указкой по жизни»

Педагог һәм остаз елы кысаларында 13 ноябрь көнне безнең китапханәдә «С указкой по жизни» дип исемләнгән белгечләр көне узды. Һөнәрләр күп, кем булсаң да, табиб, эшче, тукучы...Тик онытма бер нәрсәне: юл күрсәтә укытучы. Ата-ана белән беррәттән укытучы яшь буынны алдагы тормышка әзерли, шулай булгач, илебез киләчәге нинди булуы укытучыга барып тоташа түгелме? Шуңа да укытучы һөнәре һичшиксез бик мөһим дә, олы ихтирамга да лаек. Укытучы һөнәре иң борынгыларның берсе булып тора, бүгенге көнгә кадәр кирәкле булып кала.

Укучылар беренче мәктәпләрнең Борынгы Көнчыгыш илләрендә безнең эрага кадәр IV–V меңьеллыкта барлыкка килүе турында белделәр. «Педагог» сүзе безгә борынгы Грециядән билгеле, нәкъ менә шулай дип грек гаиләсендә баланы караган, мәктәпкә алып барган һәм өйдә укыткан кеше аталган. Шулай ук яшь китап укучылар балаларның элек ничек укыганнарын, укытучыларга дәресләрен начар өйрәнгән укучыны җәзаларга рөхсәт ителгәнен белделәр.

Чара барышында укучылар белән укытучы һөнәрен сайлаган кешенең нинди булырга тиешлеге турында сөйләштек – игелекле, игътибарлы, акыллы, катгый, намуслы, оригиналь, юмор хисе булырга тиеш. «Китап битләрендә укытучы» дип аталган китап күргәзмәсенә күзәтү ясаганда китапханәче төрле илләрнең педагогика, мәктәп гореф-гадәтләре үсеше тарихындагы кызыклы фактларны тәкъдим итте.

Чара ахырында мәктәп һәм мәктәп тормышы турында китаплар искә алынды.