Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

“Халыклар дуслыгы”

“Көзге мәрхәмәтлелек атнасы - 2023” акциясе кысаларында 9 ноябрь көнне, Яңа Кенәр балалар китапханәсендә, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәбе укучылары өчен, “Халыклар дуслыгы” дип исемләнгән мәрхәмәтлек дәресе уздырылды. Аның максаты: милли аермаларга карата толерант, гуманлы мөнәсәбәт һәм хөрмәт тәрбияләү, мәдәни хезмәттәшлеккә, патриотизмга омтылыш тәрбияләү иде.

Укучылар Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның тарихы һәм мәдәнияте белән таныштылар.