Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Кеше. Дәүләт. Канун»

6 ноябрь Татарстан Республикасында Конституция көне – аның территориясендә яшәүче халыкларның иң төп законы билгеләп үтелә. Татарстан – күпмилләтле республика, аның территориясендә 100 дән артык милләт һәм халык яши. ТР Конституциясе көненә безнең китапханәдә телдән журнал узды. Китапханәче Конституциянең барлыкка килү тарихы турында сөйләде, аның структурасы белән таныштырды, Татарстан Республикасы гражданнарының төп хокуклары һәм бурычлары турында сөйләде. Балалар ТР Конституциясенең татар халкының дәүләтчелегенә нигез салуын, кеше һәм граждан хокукларының тигез икәнлеген белделәр. Шулай ук Татарстан Республикасы Рәисенең кем, Татарстан флагының нинди төстә булуын һәм һәр төсне нәрсә аңлатканын, Татарстан гимны нәрсә икәнен дә искә төшерделәр.