Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Россия бердәмлеге белән көчле»

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Халыклар бердәмлеге көне тирән рухи мәгънәгә ия. Ул безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә.

Бу көн – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Халыкара бердәмлек көне буларак, 2005 елдан билгеләп үтелә.

Халыклар бердәмлеге көненә китапханәдә «Россия бердәмлеге белән көчле» дип исемләнгән тарихи сәгать уздырылды. Китапханәче балаларны бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, Ватан бәйсезлеге хакына ата-бабаларыбызның батырлыклары, шулай ук бәйрәм традицияләре, аның Россия өчен әһәмияте белән таныштырды. Чара барышында балалар аерым, берүзең генә бергә эшли алмаганны аңладылар. Һәркем Россиянең бердәм булганда гына көчле булуын истә калдырды. Шуңа күрә безнең илдә шундый мөһим бәйрәм – Халыклар бердәмлеге көне бар. Бу дуслык һәм берләшү, мәхәббәт һәм татулык бәйрәме.

Чарага «Бердәмлектә безнең көчебез» дип аталган китап күргәзмәсе төзеп куелды.