Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

“Милли мәдәният хәзинәсе”

Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында Яңа Кенәр балалар китапханәсендә урта мәктәпнең югары сыйныф укучылары өчен квест – уен уздырылды. Уен барышында укучылар татар һәм рус өйләренә сәяхәт кылдылар. Татар өендә аларны “ак әби” каршы алып, татар халкының тарихы, мәдәнияты, милли үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирде. Рус өендә укучыларны рус кызы каршы алды. Шулай ук, рус халкының тарихы, милли үзенчәлекләре турында сөйләде. Квест-уен катнашучылары бу халыкларның орнаментларын, символларын, ризыкларын фаразлап, уеннар уйнадылар һәм һәр милләтнең  вәкилләре белән бергә милли биюләр башкардылар.

         Квест – уенның икенче өлешендә укучылар өчен “Милли бизәкләр” дип исемләнгән остаханә уздырылды. Остаханәдә сүз “Колак сыман” (ушковая) чигү техникасы турында барды. Укучыларның игьтибарын бу төр чигүнең тарихына юнәлтәбез. Бу технологияне кабат яңарткан Әлфия Нурмухаметова эшләре белән таныштырып, үзебез дә брошка ясап карадык.