Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Китапханәдә китаплар сайлау»

25 октябрь көнне Яңа Кенәр сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәбе укучылары өчен «Китапханәдә китаплар сайлау» исемле китапханә дәресе үткәрелде. Дәрестә китапны ничек сайларга кирәклеге, кем һәм нәрсә ярдәм итүе турында сүз барды. Китапны сайлауның беренче ысулы - китапханәче ярдәме, ә икенчесе - мөстәкыйль сайлау. Китапханәче һәрвакытта да игътибарны читкә юнәлтә алмый, чөнки китапханәдә берьюлы берничә кеше булырга мөмкин, һәм шул вакытта китапны мөстәкыйль рәвештә сайларга кирәк.  Сезгә бу эштә китап үзе һәм аның элементлары: автор (яки авторлар), китапның исеме, аннотация, кереш сүз, аңлатма, иллюстрация, эчтәлеге ярдәм итәчәк. Дәрестә балалар китапның һәр элементы нинди роль уйнавын кабатладылар, аларны конкрет китапларда күрделәр. Шулай ук китапны сайлауда системалы һәм алфавит каталогы ярдәм итәчәк, шуңа күрә алардан файдаланырга өйрәнергә кирәк.

Дәрестән соң балалар үзләре китап сайладылар.