Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Сак булыгыз, террорчылык!»

19 октябрь көнне, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен, китапханәбездә «Сак булыгыз, террорчылык!» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате уздырылды. Әлеге чараның максаты балаларда терроризм һәм экстремизм турында күзаллау формалаштыру; балаларда бер - береңә карата толерант мөнәсәбәт тәрбияләргә ярдәм итү һәм башка кешеләр белән дөньяда яши белүне формалаштыру; укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү иде.

   Китапханәче барлык халыкларның бер-берсенең гореф-гадәтләрен хөрмәт итеп тату яшәү никадәр мөһим булуы турында сөйләде. Балаларны «шәхси куркынычсызлык», «террорчылык», «хокук бозу» кебек төшенчәләр белән таныштырды.

Балалар сюжетлы рәсемнәрне тасвирлап, «Шикле предмет» ситуациясен уен аша күзалладылар, «Полициягә хәбәр ит» сюжетлы-рольле уенда катнаштылар. Шулай ук балалар «Терроризм - юк! Без тынычлык яклы!» темасына рәсемнәр әзерләгәннәр иде.