Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Җуелмас хәтер»

16 октябрь көнне, Казанны яклап шәһит киткәннәрне искә алу көне уңаеннан, мәктәп укучылары өчен «Җуелмас хәтер» дип исемләнгән тематик кичә үткәрдек. Кичәдә балаларны Казан ханлыгы тарихы белән таныштырдык, бигрәк тә ханбикә Сөембикәнең идарә итү елларын җентекләп тасвирладык. Китапханәчеләр Казан ханлыгының барлыкка килү, үсеше, Социаль-икътисади процесслары турында сөйләделәр. Шулай ук урта гасырдагы Казанның рәсемнәрен һәм бүгенге Казанның фотосурәтләрен күрсәттеләр, Сөембикә турында риваятьне бәян иттеләр. Чара ахырында укучылар Казан һәм Казан ханлыгы тарихы турындагы сорауларга җавап бирделәр.

«Чал тарихта тирән эз калдырып» дип аталган китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.