Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Әкияти мәктәпләр»

5 октябрь көнне, китапханәбездә, укытучы һәм остаз елы кысаларында китапханәчеләр укучылары белән «Әкияти мәктәпләр» буенча әдәби сәяхәт кылдылар. Укучыларына әкияти мәктәпләр, гадәти булмаган укучылар һәм укытучылар турында сөйләүче китаплар җыелмасы тәкъдим ителде. Китаплар ярдәмендә балалар тылсым, хыял, фантазия һәм маҗара дөньясына чумдылар.

Яшь китап укучылар игътибарына С.Михалкованың «Тыңламаучанлык бәйрәме», Л. Кэрроллның «Алисаның Могҗизалар илендә маҗаралары», А.Усачевның «Убырлы карчык әлифбасы», А.Толстойның «Алтын ачкыч, яки Буратино маҗаралары» һ.б. китаплары тәкъдим ителде.

Сәяхәт вакытында алар «Иллюстрация буенча әкиятне бел», «Логик биремнәр», «Әкият геройлары» һ.б. станцияләрендә булдылар. Чара «Өйрәнелмәгән дәресләр илендә» мультфильмын карау белән тәмамланды.