Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Хөрмәткә лаек буын»

1 октябрьдә бөтен дөньяда Өлкәннәр көне билгеләп үтелә.  Бу тантаналы көн халыкара статусына ия. Датаның сайлануы очраклы түгел: картлык - ул алтын вакыт, көз дә - алтын вакыт, шуңа күрә өлкән буын өчен махсус көнне көзге сезонның иң кызган чагында аерып күрсәтергә дигән фикер яшәп килә.

2 октябрь көнне Мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә авылыбызның өлкән буыны өчен «Хөрмәткә лаек буын» дип исемләнгән очрашу кичәсе үткәрдек. Бәйрәм чарасы Мәдәният йорты фойесында узды. Без кунакларны бәйрәм белән котладык, сәламәтлек, яхшы кәеф, тынычлык һәм иминлек теләдек. Эшкә бирелгән көчләре һәм тәҗрибәләре, яши белү, иҗат итү, шатлана белү, активлык саклый белү, тормыш алып бару, мәгънәсе булган өчен рәхмәт әйттек.

Алар өчен концерт программасы тәкъдим ителде, анда урта мәктәп укучылары яраткан әби-бабайлары турында шигырьләр укыдылар, күңелле җырлар башкардылар, дәртле биюләр бүләк иттеләр.

Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте, кунаклар бер-берсе белән аралашты, бергә уздырылган бәйрәмнәрне искә төшерделәр. Барысы да бик күп уңай хис-кичерешләр алды, проблемалар турында онытып рәхәтләнеп ял итте.