Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Китаплар илендә кунакта»

26 сентябрь көнне безнең китапханәгә балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбияләнүчеләре кунакка килделәр. Китапханә хезмәткәрләре балаларны җылы каршы алдылар һәм китап дөньясына мавыктыргыч сәяхәт ясарга тәкъдим иттеләр. Балалар зур кызыксыну белән китапханәченең сөйләвен тыңладылар. Ул балаларны китаплар, журналлар белән таныштырды, китаплар белән дөрес мөгамәлә итү, китапларны ничек сайларга һәм уку залында үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләде. Балалар китапханәдә китаплар нинди принцип буенча урнашканнарын, укучылар күбрәк нинди китаплар укырга яратканнарын белделәр.

         Экскурсия тәрбияләнүчеләрдә зур тәэсир калдырды. Балалар китапханәдән китәргә теләмәделәр, һәм алар китапханәгә әти-әниләре белән килергә вәгъдә бирделәр. Балаларны китап культурасына җәлеп итү, кызыксынучан, грамоталы кеше тәрбияләү бик мөһим эш.